ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җәйге чорда рок-н-ролл һәм буги-вуги буенча шәһәр паркында түләүсез дәресләр оештырылачак. Шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны һәр җомгада  19.00 сәг. көтеп  калалар.

Иртәгә, 7 июнь көнне,шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явымсыз. Минималь температура төнлә +3..+6º, түбән урыннарда  -1 кадәр суыкº; максималь температура көндез +14..+17º.

Әлмәт  муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, Федераль хезмәтләрнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының райондагы җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибенә куелган FIFA -2018 футбол матчлары һәм Сабантуй бәйрәменә әзерлек, аларны үткәрү вакытында террорчылык акты ихтималлылыгын кисәтү каралды.

Лит Фест «Бяки Буки» әлмәтлеләрне  7 июньдә узачак чараларда катнашырга чакыра : татар гимназиясе 08.30 – 09.15 этикет буенча мастер-класс,  Әлмәт драма театры бутафоры белән кул курчагы ясау буенча мастер класс. 08.30 – 09.25 сәг. оештырылачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 8 июнь көнне төнлә урыны белән -1 градуска кадәр суытачак.

6 июньдә Мәшгульлек үзәге белгечләре Әлмәтнең балалар йортында компьютер буенча тест үткәрделәр.

9 июнь көнне  «Шәһәрнең мәдәни мохиты» проекты кысалапарында Әлмәтнең мәйданчыкларында төрле күңел ачу чаралары узачак.

«Бяки Буки»ның өченче әдәби фестивале татлы, якты мастер-класслары белән истә калачак. Граффити осталары балалар белән берлектә 4 нче мәктәпнең хоккей будкасын төрле рәсемнәр белән буядылар. Аның тематикасы булып Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ы торды. Шушы ук мәктәптә көмеш  волонтер Татарстана Ольга Спиридонова поролоннан милли курчаклар ясау осталыгы буенча мастер-класс уздырды.

5 июнь көнне 34нче «Чебурашка» балалар бакчасында «Балачак белән кулга кул!» акциясе узды. Анда педагоглар, балалар бакчасына йөрүчеләр, ата-аналар һәм башкалар, ЮХИДИ инспекторлары катнашты.  Чара бик кызыклы һәм файдалы үтте.

Әлмәт полициясе әлмәтлеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге турында искә төшерә. Бер тапкыр дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткәч, аны кулланучылар порталның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләре белән файдалана алалар. Порталда һәр кеше, чиратта тормыйча, транспорт чарасын терки һәм йөртү таныклыгын алу мөмкинлеге белән файдалана ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International