ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

21 февральдә бөтен дөнья халыклары Туган тел көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә барлык телләр дә тигез дәрәжәдә итеп таныла һәм ул һәрбер милләт вәкиле тарафыннан сакланырга, буыннан буынга тапшырылырга тиешле иң олы мирас буларак билгеләнә. Халыкара туган тел көне Әлмәт муниципаль районында елдагыча зур масштабларда билгеләп үтелде. Барлык мәктәпләрдә дәресләр һәм балалар бакчаларында шөгыльләр туган тел жырына әзерләнгән флешмоб белән башланды. Халыкара туган тел көне быел Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә аеруча үзенчәлекле узды. Татар мохите тудырылган, укыту гына түгел, тәрбия эше дә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп алып барылган әлеге белем учреждениесе укучыларының бәйрәмдә зур кызыксыну һәм теләк белән катнашканлыклары сизелеп тора. 

Төзекләндерү  концепциясе буенча сөйләшү  2 март көнне Яшьләр үзәгендә 18.00-20.00 сәг. кадәр узачак. (Адрес:Ленин ур. 21 нче йорт).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International