ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

2012 елның декабрендә 1 август көнен Россиянең рәсми даталар арасына кертәләр. Бу көнне Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне итеп игълан ителә. 

1 августтан Әлмәт районында урак вакытында куркынычсызлык буенча айлык игълан ителде. Айлык дәвамында чаралар үткәрелеп, урак тәмамлангач, бу өлкәдә  иң алдынгылар бүләкләнәчәк.

МКУ «Управление гражданской защиты Альметьевского муниципального района» хәбәр иткәнчә,  иртәгә, 2 август көнне, кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал.

Әлмәт мәдрәсәсе каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады. Биредә җәй дәвамында ике сменада Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәр-районыннан 200 бала ял иткән. Бу хакта Татартан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

28 июль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрде. 

31 нче июль көнне Әлмәттә “Автоледи-2017” шәһәр бәйгесе узды. Максат: юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында эш нәтиҗәлелеген күтәрү.

5 нче август көнне мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 9 мәйданчыгында узачак.

Хәрмәтле әлмәтлеләр, сезне халык сораштыруында катнашуыгызны сорыйбыз. Сез җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җитәкчеләренең эшчәнлеген бәяли аласыз. 

Финанс белеме буенча дәресләрне Татарстанның 1,5 меңнән артык мәктәп укытучылары Казан (идел Буе) федераль университетында узачаклар. Бу хакта югары уку йорты медиапорталында  хәбәр ителәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International