ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

17 май көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгенең 1 каты фойесында эш урыннары булмаган гражданнар, шулай ук барлык эш табарга теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.

15 майдан алып 21 майга кадәр Әлмәт муниципаль районы авыл җирлекләре һәм "Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы" "Санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча районның иң яхшы авылы" бәйгесендә катнаша алачаклар.

Әлмәт муниципаль районы торак пунктларыныж санитар-экологик хәлен яхшырту һәм аларны төзекләндерү бәйгенең максаты булып тора. 

Хөрмәтле Әлмәт халкы һәм кунаклар! Җиңү парадының генераль репетициясен үткәрү сәбәпле,  4 май көнне 13.30 дан алып 15.30 кадәр һәм 5 май көнне 14.00 дан 16.00 га кадәр Ленин урамы Мәрҗани урамыннан алып Пушкин урамына кадәр ябык булачак. Шулай ук Ленин урамы Заслонова,  М. Җәлил, Радищева урамнары киселеше ябылачак.

"Энергия саклау " ФЗ нигезендә күп фатирлы торак йортларда җылылык энергиясен исәпкә алу гомумйорт приборлары урнаштырылган. Алар электр энергиясенең   факттагы күләмен исәпкә алалар. 

Сишәмбе, 9 май көнне Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Шул сәбәпле,  7.00 дан 16.00 сәгатькә кадәр ябык автомобиль транспорты хәрәкәте Ленин урамы Мәрҗани урмыннан алып Пушкин урамына кадәр  ябылачак. 14.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Мәрҗани урамыннан алып  боҗрага (Төзүчеләр урамы) кадәр юл участогы ябык булачак. 

Ел да июнь башында Әлмәттә "Бяки Буки" фестивале оештырыла.

27 апрель көнне "Татарстан Республикасының иң  яхшы мәшгульлек үзәге  – 2016" республика конкурсына йомгаклар ясалды. 

Әлмәт шәһәренең һәм районының пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, тәрбиядә балигъ булмаган балалары яки уку йортларында укучы студентлары булган пенсионер ата-аналарның, югары пенсия алу хокукы бар.

Әлмәт шәһәренең "Республика клиник онкология диспансеры" филиалында республиканың көньяк-көнчыгышында халыкка онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча семинар узды. Бу чарада РКОДның баш табибы Илдар Хәйруллин да катнашты. Очрашу "түгәрәк өстәл" режимында үткәрелде.  

Бөтенроссия фәнни-техник фестивале кысаларында, Владимир шәһәренең “Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда” Бөтенроссия фәнни-техник олимпиадасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International