ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2015 ел
шимбә
Грек-рим көрәше буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге 16 майда “Юбилейный” спорт сараенда старт алды. Анда илнең 33 төбәгеннән 190га якын спортчы катнаша. Татарстан көрәшчеләре 27, шуларның 8е Әлмәттән.
Бүген Әлмәт районында экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе үтә. Предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүчеләр, студентлар, мәктәп балалары, шәһәр һәм район кешеләре эш кораллары тотып тәртип урнаштыруга керештеләр.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда куркынычсызлык техникасын бозуның 19 факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International