ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
9 май -Бөек Җиңү көнен илебез зурлап билгеләп үтәчәк. Әлеге чара кысаларында районда һәм шәһәрдә күп төрле очрашулар, бәйрәмнәр, тантаналар уздырыла. 15 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин “Юность” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда булып, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.
Әлмәттәге чистарту корылмаларын реконструкцияләү белән бәйле сораулар район җитәкчелеге тарафыннан беренче тапкыр гына күтәрелми. 60 нчы еллар башында төзелгән корылмалар инде сафтан чыгып бара. 2010 елда аларны алмаштыру буенча проектлар эшләнсә дә, Әлмәт Федераль программага эләгә алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International