Идарәнең бурычлары һәм функцияләре

Әлмәт муниципаль районының тотрыклы үсешен тәэмин итү, шәһәр төзелешен көйләү максатыннан дәүләт сәясәтен тормышка ашыру;

Торак–гражданлык, сәнәгать төзелеше, юл– урам һәм транспорт челтәре, элемтә өлешендә дәүләт программаларының приоритетлы юнәлешләрен тормышка ашыру;

– Төзелеш, юл– транспорт секторы, элемтә тармагының үсешен, дәүләт структуралары, социаль һәм инвестиция сәясәтен тормышка ашыруның методларын һәм формаларын анализлау;

– Делегированланган вәкаләтләр нигезендә төзелеш материаллары, төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, юл– урам челтәрен тоту, пассажирлар һәм йөк ташу, элемтәнең төрләре юнәлешендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту;

Әлмәт муниципаль районында шәһәр төзелеше, шәһәр төзелеше стратегиясе сәясәтен көйләү;

Үзенең вәкаләтләре нигезендә социаль–икътисади программалар, төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы юнәлешендәге приоритетлы дәүләт программаларын тормышка ашыруны тәэмин итү.

Пассажирлар ташу белән идарә итү. Шәһәр транспорты хәрәкәтенең иң нәтиҗәле маршрутларын ачыклау, пассажир һәм йөк ташуның техник регламентлары саклануны контрольдә тоту;

Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгын контрольдә тоту;

Юл–транспорт секторы, элемтә тармагы төзелешенә анализ ясау;

Төзелешкә рөхсәт бирүне рәсмиләштерү;

”Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе”, “Реклама һәм мәгълүмат департаменты”, “Җир инспекциясе”, “Капиталь төзелеш идарәсе” муниципаль учреждениеләре, МУП “Әлмәт автомобиль юллары идарәсе”, МУП “Әлмәт трорллейбус идарәсе” муниципаль учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү;

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Төзелеш, архитектура,торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлек итү функцияләрен тормышка ашыру;

Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы тармаклары белән бәйле оешмаларда дәүләт программаларын гамәлгә куюга кагылышлы тәкъ – димнәр белән чыгу, аларның тормышка ашырылуын тәэмин итү;
Күп катлы йортлар һәм башка күчемсез милек төзелеше өлкәсендә Татарстан Республикасында дәүләт контролен тормышка ашыру.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 15 феврале, 09:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International