1927 елның 7 февралендә Әлмәттә туган. Нефть чыгару буенча оператор. Танылган нефтьче, беренче һәм икенче миллиард тонна татар нефте чыгаруда катнашкан. 1971 елда осталар мәктәбен тәмамлый. 1944-1951 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, 1951-1987 елларда «Әлмәтнефть» НГДУсында хезмәт итә: 1952-1973 елларда – нефть һәм газ чыгару операторы; 1973 елда – нефть һәм газ чыгару буенча мастер. 1973 елның 5 мартыннан 1987 елның 2 мартына кадәр – нефть һәм газ чыгару буенча оператор, 1987 елдан - лаеклы ялда. Социалистик Хезмәт Герое исеменә (1973), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971), Ленин ордены (1973, 1975), медальләр белән бүләкләнгән. ТАССРның мактаулы нефтьчесе (1972). Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины (1972).