Нөгәйбәков
Ардинат Гали улы
Әлмәт районы һәм шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ
1947нче елның 17 июлендә ТАССРның Азнакай районы Тымытык авылында туган. Тау инженеры.Ул Казан университетын(1970) һәм Уфа нефть институтын тәмамлаган. Техник фәннәр докторы(2000).

Үз эшчәнлеген геолог һәм инженер һөнәре белән “Сөләйнефть», «Әлмәтнефть»,(1970-1972) оешмаларында башлый. Нефть һәм газ чыгару буенча мастер, инженер –технолог, смена начальнигы, НГДУ «Әлмәтнефть» ның районның инженер –технолог хезмәтенең җитәкчесенең урынбасары, “Татнефть” ЦБПО ЭПУ бүлегенең җитәкчесе (1976-1978).1978-1981 нче елларда- Әлмәт шәһәр комитеты КПСС ның промышленность һәм транспорт бүлегенең мөдире, ә1981-1984 нче елларда “Татнефть” берләшмәсендә прокат һәм ремонт буенча ЦБПО җитәкчесе. 1984 нче елдан 2009нчы елга кадәр НГДУ «Елховнефть» җитәкчесе. Уйлап табучы, авторлык таныклыклары бар.

1995 елда “Дуслык” орденына лаек була, “Хезмәт эшчәнлеге” медале (1986), “СССР ның нефть промышленносте отличнигы”(1987), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән (1997) һәм “ ОАО Татнефть алдындагы казанышлары өчен” буләкләнә.

“Татарстанның атказанган нефтянигы ” исеме бирелгән(1982), “РФның ягулык һәм энегетика Министерствосының күренекле эшчесе”(1997), “РФның нефть һәм газ эшкәртү промышленностенең атказанган эшчесе”(2003), “Татнефть АҖнең мактаулы нефтянигы”(1997), “Әлмәт советы халык депутатлары һәм берничә оешмасының ” депутаты булып сайлана. Хәзерге вакытта РТ Дәүләт советы әгъзасы. РФнең Дәүләт премиясенә лаек. Әлмәт районының һәм шәһәренең мактаулы гражданины.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International