Форумны тантаналы ачуда ТР Премьер-министры урынбасары Васыл Шайхразыев, "Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен, район башлыгы Айрат Хайруллин, "Татнефть" нең генераль директоры урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов һәм башкалар катнашты.
Район башлыгы үзенең чыгышында Әлмәт җирлегендә эшмәкәрлек өлкәсендә балаларның ирешкән уңышлары турында сөйләде,
Васыл Шайхразиев "Стратегия 2030" да кеше капиталына аерым урын бирелүен, форумның яшьләр өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.
Пекка Вильякайненныж чыгышы аеруча кызыклы булды. Форум дәвам итә. Иртәгә нәтиҗәләр ясалачак.