Әлмәт нефть институтында яңа ректор

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

АГНИ ректоры Александр Емекеевны лаеклы ялга озаттылар.

Яңа ректорны тәкъдим итүгә багышланган тарихи истәлекле вакыйгада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, шулай ук  «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары, Компания хезмәткәрләре, АГНИның мөгаллимнәре һәм студентлары катнашкан.

Александр Емекеев институтка 16 елдан артык җитәкчелек иткән. Чыгыш ясаучылар барысы да аның тырыш хезмәтен бәяләп үткәннәр.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов АГНИ ректоры вазифаларын башкаручы итеп Роберт Нургалиевны тәкъдим иткән. Роберт Заһит улы озак еллар нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть ташу тармагында хезмәт куйган. Соңгы эш урыны - «РН-Сервис» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International