Көзге вакыт җитте, әмма бу моңсулык өчен сәбәп түгел. Бигрәк тә Совет, 155 һәм Сөләйманова, 10 урамнарында яшәүчеләр өчен.
Чөнки бу ишегалларында тормыш чын мәгънәдә якты төсләр белән уйнады. «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында 6 сентябрьдә яңартылган ишегалларында бәйрәм чаралары узды. Гадәттәгечә, чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.