4 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Каракүз» яңа балалар бакчасын ачу тантанасы булды.
Өч катлы бинаның якты, әкияти төре күзләрне сөендереп кенә калмый, ә актив эшли һәм үз диварларында 140 баланы кабул итәргә әзер. Яңа балалар бакчасы ачылу белән котларга мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.