4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев эш сәфәре кысаларында Әлмәт шәһәренең «АгроНТИ – 2021» Бөтенроссия конкурсы уза торган инженерлар лицеенда булдылар.
Мөхтәрәм кунакларны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов озата йөрде.