Әлмәт муниципалитетлары рейтингта беренче урында

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы 2020 елның гыйнвар-апрель айлары өчен Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында лидер булды. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтингта лидер булган Казан икенче урынны алды. Шулай итеп, республика башкаласы һәм Әлмәт районы бер-берсе белән алмашты. Өченче урында - Яңа Чишмә районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International