Яз һәм хезмәт көнендә Туйкина Талига Хузанадыйр кызы үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 1 май көнне юбилярны бер гасырлык юбилее һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән шәхсән котлады. Ул Талига Хузанадыйр кызына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Котлау катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйле барлык саклык чараларын үтәү белән узды.