Әлмәттә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү матур һәм күңелле вакыйга булачак

2019 елның 16 августы, җомга

Әлмәттә Нефтьчеләр көнен 31 августта билгеләп үтәчәкләр. Нефть башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен төрле конкурслар, концертлар һәм фестивальләр белән бәйрәм программасы әзерләнгән, алар бер үк вакытта шәһәрнең алты мәйданчыгында узачак.
Бәйрәмнең рәсми өлеше 10.00 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана.  Биредә бәйрәмне театральләштергән рәвештә ачу, нефть предприятиеләре коллективлары йөреше булачак.

«Мураками» төркеме, Евгений Маргулис, «Чайф» төркеме һәм Гарик Сукачев катнашындагы концерт Нефтьчеләр мәйданында 17.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International