Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 90% ка төгәлләнгән. Ремонт эшләрен август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итте. 2019 елда 63 күп фатирлы йортта капиталь ремонт барлыгы 438,2 млн. сумга үткәрелә.
Капиталь ремонттан соң йортлар үзгәрә һәм үзләренең икенче тууын ала. Бик тиздән биредә зур ремонт эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм чаралары узачак.