Әлмәтлеләргә терлек азыгын әзерләү темпларын арттырырга кирәк

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бу атнада ТР ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев районның хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү кампаниясе барышын тикшерде.

20 июньгә булган мәгълүматлар буенча район хуҗалыклары тарафыннан 1000 тонна салам, 5500 тонна сенаж әзерләнгән. 

Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Беренче май» хубалыклары район хуҗалыкларының азык җыю кампаниясенә юнәлеш бирә. 

Районның хуҗалыкларына эшлекле сәфәргә нәтиҗәләр ясап, Фәнис Мизхатович ассызыклады:

Терлек азыгын әзерләү буенча кампаниянең темпларын арттырырга кирәк. Азыкны әзерләү срокларын тоткарлап, без азыкның туклыклылыгын һәм сыйфатын шактый югалтабыз. Июльдәге азыкны әзерләү срокларына ышанырга кирәкми. Әйе, массасы күбрәк булса да, ләкин туклыклылык буенча яртысы гына булачак. Бер әзерләү көненең бер атна тук кыш тәэмин итүен исәпкә алсак, тотрыксыз, мөмкин булса, тәүлек буе терлек азыгын әзерләү эшен җайлаштыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International