JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында әлмәтлеләр җиңү яуладылар

2017 елның 17 ноябре, җомга

JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам. Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International