Идарә турында мәгълүмат


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе турында

1.Гомуми положение

Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе министрлыкның мөстәкыйль структур бүлекчәсе. Идарә Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана, райондагы агропромышленность комплексы үсешен тормышка ашыра.
1.2.Идарә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына буйсына.
1.3.Идарә юридик зат булып санала,үзенә тапшырылган милек, мөстәкыйль баланс, банклардагы исәп– хисап счеты, печать, үз исеме күрсәтелгән бланклар белән оператив идарә итә.

2.Идарәнең бурычлары

2.1.Үз җирлегендә идарәнең бурычлары булып түбәндәгеләр санала:
райондагы агропромышленность комплексының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү;
авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә сыйфат, куркынычсызлык, конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итү;
районның агропромышленность комплексы һәм дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү.

3.Идарәнең функцияләре

Үзенә беркетелгән территориядә идарә түбәндәге функцияләрне башкара:
3.1.Агропромышленность комплексы тармак үсешенең кыска, урта һәм озак вакытларга социаль–икътисади үсеш прогнозын төзү.
3.2.Аграр һәм җир үзгәртеп корулары белән бәйле тармак , шулай ук республиканың максатчан программаларын эшләүдә катнашу. 3.3.Малларның токым составын яхшырту, терлекләрне карауда һәм ашатуда яңа технологияләрне тормышка ашыру, сөтчелек һәм терлекчелек, дуңгызчылык, кошчылык һәм башка тармакларны үстерү, азык базасын ныгыту.
3.4. Тирә –як мохитне һәм туфракны саклау буенча комплекслы чаралар оештыру, авыл хуҗалыгы культураларының яңа, авыруларга бирешми тоган сортларын үстерү, орлык материаллары алып кайту һәм тарату.
3.5.Авыл хуҗалыгын индустрияләштерүгә юнәлтелгән чаралар кысаларында барлык тармакларны комплекслы механизацияләү, ресурс саклаучы технологияләр, прогрессив һәм экономик производство объектлары булдыру.

4. Идарәнең хокуклары һәм бурычлары

4.1.Үзенең төп бурычларын үтәү максатыннан идарә түбәндәгеләргә хокуклы:
идарә компетенциясендә булган мәсьәләләр һәм кабул ителгән тәртип нигезендә, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына төрле тәкъдимнәр кертергә:
кабул ителгән тәртип нигезендә, идарә итү формасына бәйсез рәвештә, функцияләрне башкару өчен оешма һәм предприятиләрдән үзләренә кирәкле мәгълүматларны алу. 4.2.Үзләренең функцияләренә тәңгәл рәвештә идарәнең бурычлары: ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының агропромышленность комплексы үсеше программаларын тормышка ашырылуын контрольдә тоту;
Министрлыктан килгән таләпләргә идарә компетенциясендәге мәсьәләләр буенча үз вакытында һәм төгәл җаваплар бирү;
беркетелгән милектән нәтиҗәле файдалану, аның сакланышын тәэмин итү.

5.Идарәнең эшчәнлеген оештыру

5.1. Идарәне башка барлык вазифалардан азат ителгән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры тарафыннан билгеләнгән җитәкче җитәкли.
5.2.Җитәкченең хокуклары:
кадрлар сайлау, аларны билгеле бер вазифаларга билгеләү һәм алу, хезмәт килешүләрен үзгәртү яки өзү;
районның төрле оешмаларында эшләүче җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр белән үз компетенциясендә булган мәсьәләләр буенча киңәшмәләр уздыру;
приказалар чыгару, идарәнең эшчәнлеген оештыру буенча күрсәтмәләр бирү, аларның үтәлешен контрольдә тоту;
5.3. Җитәкченең бурычлары:
Татарстан Республикасының 2003 ел 16 январендә кабул ителгән N3– ЗТР “Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәте” турындагы закон нигезендә җитәкчелек итү,идарәгә йөкләнгән бурычларны башкарып чыгуда шәхси җаваплылык;
идарәнең штат расписаниясен, хезмәткәрләр санын һәм хезмәт хакы фонды турындагы положениене әзерләү һәм министрлыкта раслату;
агропрмышленность комплексына кагылышлы идарә карарларының үтәлешен контрольдә тоту;
хезмәткәрләрнең эчке эш тәртибе , регламент белән билгеләнгән вазифалар үтәлешен тәэмин итү.















































































Соңгы яңарту: 2013 елның 11 декабре, 14:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International