Авыл Советы һәм башкарма комитеты эшчәнлеге

Авыл Советы эшчәнлеге Россия Федерациясе федераль законы № 131-ФЗ (2003 ел, 6 октябрь) Татарстан Республикасы законы № 45-ЗРТ (2004 ел, 24 июль), федераль, региональ һәм муниципаль законнарга, карарларга һәм Бишмунча авыл җирлеге Уставына нигезләнә.

Авыл җирлеге башлыгы шушы җирлек исеменнән башка муниципаль берәмлекләр, дәүләт органнары, федераль, региональһәм җирле органнар белән хезмәттәшлек итә. Совет эшчәнлеген оештыра һәм җитәкли, депутатларны киңәшмәләргә чакыра. Совет карамагына авыл җирлеген үстерү, яшәү шартларын яхшырту буенча планнар тәкъдим итә һәм шул планнарның үтәлешен гамәлгә ашыра.

Җирле үзидарә органында эшләүчеләр тарафыннан халыкны кабул итүне оештыра, атнага кимендә бер тапкыр халыкны кабул итә. Халыктан кергән гаризаларны, тәкъдимнәрне, шикаятьләрне тикшерә, алар буенча карарлар кабул итә.

Авыл Советы чыгарган караларның үтәлешен тормышка ашыруда төп эшчәнлекне башкарма комитет алып бара. Башкарма комитет эшчәнлеген аның җитәкчесе, җитәкче урынбасары һәм баш хисапчы алып бара. Авыл җирлегендә яшәүче халык саны 1000 нән ким булганга күрә, авыл җирлеге башлыгы башкарма комитетны да җитәкли.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары халык белән эшли, хуҗалык китапларын алып бара (язма рәвештә һәм электрон вариантта), халикның миграцион хәлен, йорт кенәгәләрен, запастагы хәрбиләрнеҗ һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның исәбен алып бара, хуҗалык һәм йорт кенәгәләре нигезендә халыкка белешмәләр, күчерелмәләр, өземтәләр бирә. Федераль законнар нигезендә муниципаль берәмлекләргә нотариаль хезмәте күрсәтү (васыятьнамә язу, ышаныч язуын, күчерелмәләрне һәм имзаларны раслау) һәм халыкның гражанлык хәле актларын теркәү (туу, үлү, никахны һәм аерылышуны теркәү, баланың атасын билгеләү) эшчәнлекләрен алып бара.

Халыкка авыл Советы эшчәнлеге турында белешмәләр бирә, федераль, региональ, җирле органнар тарафыннан кабул ителгән Программалар белән таныштырып бара, эшне оештыра, авыл җирлеге һәм Әлмәт муниципаль районындагы төрле оешмалар белән бәйләнештә тора, тиешле оешмаларга авыл җирлеге турында белешмәләр, отчетлар бирә.

Баш хисапчы авыл җирлеге эшчәнлеген тормышка ашыру өчен бюджетның үтәлешен тәэмин итә, тиешле оешмалар белән бәйләнеш оештыра, отчетлар бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International