Оешма турында мәгълүмат

Татарстан республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү предметы һәм бурычлары Торгызылучы биналар һәм корылмаларның куркынычсызлыгын, озак елларга чыдамлылыгын булдыру Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә Татарстан Республикасы Хакимияте тарафыннан билгеләнгән стратегик бурыч булып тора. Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Хакимиятенең 2006 елның 1 февралендәге “Россия Федерациясендә дәүләт төзелешен күзәтү турында”гы 54 номерлы Карары нигезендә, төзүче, заказ бирүче, һәм шулай ук төзүче яисә заказ бирүче белән ике арадагы килешү нигезендә төзелеш алып баручы зат (алга таба - подрядчы) тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеге, шулай ук техник регламентлар һәм проект документлары турындагы законнарны үтәүдә җибәрелгән җитешсезлекләрне кисәтү, ачыклау һәм моңа чик кую дәүләт төзелешен күзәтүнең бурычы булып тора.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 54 статьясы нигезендә дәүләт төзелешен күзәтүнең предметына түбәндәгеләрне тикшерү керә:

1) капиталь төзелеш объектының төзелеше, үзгәртеп корылышы процессында башкарылучы эшләрнең һәм кулланылучы төзелеш материалларының тәңгәл килүе, шулай ук бу эшләрнең нәтиҗәләренең техник регламентларга, проект документларына, шул исәптән энергиянәтиҗәлелек таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәптә тотуда кулланылучы исәп җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе;
2) төзелеш эшләренә рөхсәт булу;
3) куркынычсызлыкка йогынты ясаучы эшләр төрен башкаручы затларда үзен-үзе көйләүче оешма тарафыннан бирелгән тиешле эшләр төрен башкаруга карата рөхсәт турында таныклык булу.
Россия Федерациясе Хакимиятенең 2006 елның 1 февралендәге “Россия Федерациясендә дәүләт төзелешен күзәтү турында”ны 54 номерлы Карары нигезендә, Дәүләт төзелешен күзәтү түбәндәге очракларда тормышка ашырыла:
а) капиталь төзелеш объектлары төзелешендә, әгәр дә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясы нигезендә, алар төзелеше буенча проект документлары, дәүләт экспертизасы тарафыннан уңай бәяләнеп, дәүләт экспертизасына тиешле булса яисә типлаштырылган проект документлары булса яки аның модификациясен тәшкил итсә;
б) капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп корганда, капиталь төзекләндергәндә, әгәр дә капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп коруны яисә капиталь төзекләндерүне тормышка ашыру буенча проект документлары, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясы нигезендә, дәүләт экспертизасына тиешле булса.

Дәүләт төзелешен күзәтү тәртибе РФ Хакимиятенең 2006 елның 1 февралендәге “Россия Федерациясендә дәүләт төзелешен күзәтү турында”гы 54 номерлы Карары белән билгеләнә (“Юридик ярдәм” бүлегендә урнашкан).




























Соңгы яңарту: 2013 елның 12 декабре, 11:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International