1. Гомуми нигезләмәләр
Авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше бүлеге Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының структур бүлеге булып тора.
Бүлек турыдан туры Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетыҗитәкчесе урынбасарына буйсына.
Бүлек үз эшчәнлегендә гамәли законнарга, башка РФ һәм ТР норматив хокукый актларына, башкарма комитет Уставына, башкарма комитетның норматив хокукый актларына, шулай ук шушы Нигезләмәгә таянып эш итә.
Бүлекнең структурасы һәм штатлар расписаниесе тиешле күләмдә билгеләнгән хезмәткә түләү фонды һәм хезмәткәрләр саны буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан раслана.
Бүлек үз эшчәнлеген ТРбашкарма власте һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә алып бара.
2. Бүлекнең төп мәсьәләләре
Төп мәсьәләләр булып тора:
- Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты составына керүче авыл җирлеге башкарма комитетларының эшчәнлеген оештыру һәм күз уңаенда тоту;
- Эшчәнлекләре социаль инфрастрктура үсешенә юнәлдерелгән район һәм ведомствоара комиссияләрнең эшен оештыру;
- перспектив һәм агымдагы эш планнарын төзү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту.
3. Бүлекнең фунцияләре
Бүлек түбәндәге фунцияләрне башкара:
- Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты составына керүче авыл җирлеге башкарма комитетларының эшчәнлеген оештыру һәм күз уңаенда тота;
- Авыл җирлекләре үсеше мәсьәләләре тикшерелә торган утырышларның, киңәшмәләрнең оештыру – техник әзерлеген тәэмин итә;
- Бүлек эшчәнлегенә кагылышлы күрсәтмәләрнең проектларын әзерли, аларның үтәлешен тикшерә;
- Әлмәт муниципаль районы Башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе күрсәтмәләре, юнәлешле программаларының үтәлешен тәэмин итә;
- Авыл җирлегендә яшәүчеләрдән килгән хатларны, дәгъваларны тикшерү эшен оештыра;
- Авыл җирлеге башкарма комитетларының эшчәнлеге турында материаллар туплый, нәтиҗә ясый;
- Авыл җирлеге башкарма комитетларының агымдагы мәсьәләләрен билгеләү һәм эшен тикшерү максатыннан комиссияләр эшен оештыра;
- Массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан уздырылучы чаралар турында халыкка үз вакытында информация бирә.
4.Төп хокуклары
Бүлек түбәндәге хокукларга ия:
- башкарма комитет актларының үтәлешен анализлау өчен төрле җәмәгать оешмаларыннан, башкарма комитет идарәләреннән һәм бүлекләреннән, предприятиеләр һәм оешмалардан тиешле информацияне һәм башка төрле белешмәләрне сорарга һәм алырга;
- авыл җирлеге башкарма комитетларының эшчәнлеген яхшырту максатыннан бүлекнең компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары карамагына күрсәтмәләр, тәкъдимнәр проектлары тәкъдим итәргә;
- башкарма комитет җитәкчесенә авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшчәнлегендәге җитешсезлекләр турында җиткереп торырга һәм кирәк булганда аларны бетерү өчен шарталар тудыруны таләп итәргә;
- шулай ук “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турындагы” законның 15 маддәсендә күрсәтелгән башка хокукларга ия.
4. Бүлекнең эшчәнлеген оештыру
5.1. Бүлекнең составына керә:
- Бүлек җитәкчесе;
- Бүлекнең әйдәп баручы белгече.
5.2. Бүлекне бүлекнең эшенә кураторлык итүче башкарма комитет җитәкчесе урынбасары тәкъдим итүе буенча эшкә билгеләнә һәм эштән азат ителә торган җитәкче җитәкли.
5.3. Бүлек җитәкчесе:
- Бүлекнең гомуми җитәкчелеген берүзе тәэмин итә һәм бүлеккә йөкләнгән функцияләрне башкару буенча персональ җаваплылыкка ия;
- Үз компетенциясе чикләрендә күрсәтмәләр бирә;
- Бүлек милкенең барланылышын һәм сакланылышын тәэмин итә.
5.4. Башкарма комитет җитәкчесе бүлекнең эшенә кураторлык итүче башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән килешенү нигезендә бүлек җитәкчесе тәкъдим итүе буенча бүлекнең хезмәткәрләрен эшкә билгели һәм эштән азат итә.
5.5. Бүлек хезмәткәрләре үз эшләрен бүлек җитәкчесе тәкъдим итүе буенча башкарма комитет җитәкчесе раслаган хезмәт вазифалары инструкцияләре нигезендә алып баралар.