Саттаров
Рәшит Саттар улы (1912-1996)
Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины
БИОГРАФИЯ

Әлмәт районының Мәмәт авылында туган. Социалистик Хезмәт Герое (1958). Бөек Ватан сугышы ветераны. Төзүче. Әлмәт шәһәренең беренче нигез салучыларның берсе, ТАССРның атказанган төзүчесе (1972). Армиядән кайткач, 1946 елда Р.С. Саттаров Джамбул өлкәсе Чу станциясендә эшли. 1951 елдан - Әлмәт төзелеш мәйданнарында ташчы. 1953-1972 елларда - 8 нче төзелеш трестының 42 нче төзелеш-монтаж идарәсендә ташчылар бригадиры. Саттаров бригадасы исәбендә - "Татарстан" кинотеатры, универмаг, мәктәп, балалар бакчалары, дистәләгән күпкатлы йорт. Саттаров җитештерүнең яхшы оештыручысы яшьләрнең остазы булган, тулы бер плеяда белгечләр тәрбияләгән. Сугыш һәм хезмәт казанышлары өчен Ленин, Октябрь революциясе, Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Саттаров нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзлары Өлкә Комитеты пленумы әгъзасы, төзелеш трестының берләштерелгән төзелеш комитеты әгъзасы, шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. Әлмәт төзелешенә зур өлеш кертүе, югары осталык һәм һөнәри осталыклары өчен Р.С. Саттаровка «Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә(1969).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International