Булекнең төп бурычлары

1. Район Советы һәм Башкарма комитетына кергән һәм чыккан документларны һәм алар белән эшләүне тиешле тәртиптә алып баруны тәэмин итә.

2. Район Советы һәм Башкарма комитетына кергән корреспонденцияне контрольгә куя һәм контрольдән төшерә.

3. Муниципаль район интернет-кабул итү рәсми порталы эшен оештыра һәм хәбәрләрне яңартып тора.

4. Халыктан язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләр кабул итүне һәм исәпкә алуны оештыра, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе визасына нигезләнеп аларны башкаручыларга җиткерә.

5. Район Советы һәм Башкарма комитетына язмача, телдән, электрон формада кергән халык мөрәҗәгатьләрен вакытында карауны контрольдә тота, бүлекләрдә, комитетларда, идарәләрдә, секторларда мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең торышын тикшерә.

6. Халык мөрәҗәгатендә куелган сорауларны чишү өчен тиешле хакимият органнарына җибәрүне, кирәк очракта, мөрәҗәгатьтә язылган фактны раслау өчен урынга барып тикшерүне оештыра.

7. Әлмәт муниципаль район башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесенең халыкны кабул итүен оештыра.

8. Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетына “Халык контроле» Татарстан Республикасының дәүләт информацион системасы аша кергән сорауларын эшкәртүне һәм алар белән эшләүне оештыра.

9. “Халык контроле” системасында сорауларны эшкәртүне һәм вакытында карауны контрольдә тота.































 

Соңгы яңарту: 11 апрель 2018, 8:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования