Оешма турында мәгълүмат

Үзәк Әлмәт шәһәре, Әлмәт районы һәм аңа беркетелгән Татарстан Республикасының 16 районы инвалидларына хезмәт күрсәтә. Үзәк эшчәнлегендә стационар һәм ярымстационар социаль хезмәт күрсәтү формалары каралган.

“Ветеран” инвалидларны реабилитацияләү үзәге эшчәнлегенең төп максаты – инвалидларның функциональ һәм социаль җитешсезлеген компенсацияләү яки юк итү, инвалидларның җәмгыятьтә максималь күләмдә адаптацияләшүен һәм интеграциләшүен тәэмин итү.

Үзәк эшчәнлегенең төп бурычлары түбәндәге хезмәтләрне күрсәтүдән гыйбарәт:
Социаль-көнкүреш, инвалидларның тормыш иминлеген яклауга юнәлдерелә;
Социаль-медик, гражданнарның сәламәтлеген яхшыртуга һәм саклауга юнәлдерелә;
Социаль-психологик, инвалидларның халәтен коррекцияләүне (социаль адаптацияләшү максатыннан) күздә тота.

Норматив документлар:

Учреждение уставы
«Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү» турындагы Федераль закон, 02.08.1995 №122-ФЗ,
“Россия Федерациясе инвалидларын социаль яклау” турындагы Федераль закон, 24.11.1995 №181-ФЗ,
“Россия Федерациясе халкына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре” турында Федераль закон, 10.12.1995,
Татарстан Республикасы министлар кабинеты карары, 21.11.2012 №1016.


















































Соңгы яңарту: 2018 елның 22 июне, 10:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International