Газета турында мәгълүмат

“Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” газетасы редакциясе
муниципаль бюджет учреждениесе

(2013 елга кадәр “Яшьләр заманы” һәм “Молодежный коктейль”)

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының №4994 (11 декабрь, 2012 ел) карары нигезендә “Яшьләр заманы” газетасы редакциясе” муниципаль учреждениесе Татарстан Республикасы Әлмәт районының “Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” газетасы редакциясе муниципаль бюджет учреждениесе дип исемләнде.

Газетаны гамәлгә куючы: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты.

Баш мөхәррир – Зарипова Ландыш Нәгыймулла кызы
“Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” газетасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм гаммәви бәйләнешләр өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2012 елның 27 декабрендә теркәлде – ПИ № ТУ 16-00933.

Газета атнага бер тапкыр – пәнҗешәмбе көннәрендә чыга.
Битләр саны – 12-16, тулы төсле, формат – А3.

2013 елның 1 январеннђн газетаныћ исеме “Альметьевский вестник” дип үзгәртелде. “Альметьевский вестник” газетасы редакциясе муниципаль бюджет учреждениесе бүген рус һәм татар телләрендә чыга торган “Альметьевский вестник” һәм “Әлмәт хәбәрләре” дигән басмаларны эченә ала. Газеталар атнага бер тапкыр пәнҗешәмбе көннәрендә төсле вариантта чыга. Газеталар үзләренең төп миссиясен – бара торган вакыйгалар турында халыкка җиткерүне, хезмәт кешеләре, аларның төп эшләре һәм җәмәгать тормышы турында сөйләүне югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Без урта һәм кече бизнес вәкилләре, нефть предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итәбез, безнең басмаларны профессиональ, иҗтимагый һәм эш даирәләрендә яхшы беләләр. Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне үткәрү, бизнесны киңәйтү зарурлыгы туганда һәрвакыт безгә мөрәҗәгать итәләр, ә бу безгә ЫШАНУ барлыгын күрсәтә. Ел дәвамында баш мөхәррир җитәкчелегендә редакция коллективы гәзитне камилләштерү өчен зур тырышлык куйды һәм аны мәдәният, сәнгатьне пропагандалауда, республиканың нефть төбәгендә яшәүче хезмәт кешеләрен данлауда югары дәрәҗәгә күтәрүгә иреште.

Газетага язылу төп финанс чыганакларыннан берсе булуын әйтергә кирәк. Шуңа күрә язылу кампаниясен оештыру төп бурыч булып тора. 2013 елда газета редакциясе матбугат чаралары арасында үткәрелгән шәһәр һәм район конкурсларында актив катнашты. “Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” газетасы коллективы Нефтегазстройпрофсоюзның республика конкурсында 1нче урын алды, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештырган “Уңыш формуласы” республика конкурсында 2 нче урын алды. Рус Акташы интернат мәктәбе балалары өчен “Балаларга шатлык бүләк ит” хәйрия акциясе үткәрдек (“Сәлам” кибетеннән тәм-төмнәр һәм язу-сызу әйберләре), “Яшь журналист мәктәбе”ндә дәресләр үткәрдек, “Үз агачыңны утырт” акциясендә катнаштык, Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгына махсус сан әзерләп чыгардык һ.б.

Ел дәвамында ӘМР сайтын, татарчага да тәрҗемә итеп, яңалыклар белән тулыландыру буенча актив эш алып бардык, ӘМР Советының һәм башкарма комитетның рәсми хәбәрләре вакытында басылып килде.















































Соңгы яңарту: 3 февраль 2014, 16:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования