Тарихи белешмә

1930 елның 10 августында Әлмәт районына нигез салына. 1940 елның 1 гыйнварына район карамагында 115308 гектар җир була. Башлангыч чорда аның составына Карабаш авыл советының “Иркен”, Кодаш авыл советының “Кызыл Алан” (хәзерге Бөгелмә районы) һәм Зәй-Каратай авыл советының (хәзерге Лениногорск районы) “Уңыш” колхозлары керә.1932 елда Әлмәт районы территориясендә 54 колхоз,  25 авыл советы исәпләнә. Нәдер авыл советында 1929 елда оешкан “Зәй” колхозы иң зурысы була. Ул 378 хуҗалыктан тора, анда 1819 кеше яши, шуларның 822 се эшкә яраклы булып,1932 елда алар 8797,91 эш көне эшлиләр, бер эш көненә 53 тиен туры килә. Колхозда 183 ат, 98 баш эре терлек, 23 сарык һәм 17 умарта була. Ә Яңа Михайловка авыл советында 1931 елда оешкан “Гөлбакча” колхозы авыл хуҗалыгы оешмалары арасында иң кечкенәсе санала. Колхозда 43 кеше эшләп, аларның бер эш көненә 70 тиен туры килә. Әлмәт МТСы районның  40 колхозына хезмәт күрсәтә. Аның хуҗалыгында 19 трактор, 30 тырма, 6 чәчкеч, 10 көлтә бәйләгеч,12 ашлык суккыч, 6 культиватор, 10 ургыч була. Район бөртекле ашлык үстерү юнәлешендә эшли. 34881 гектар чәчүлек җирләре була. МТС тарафыннан 32829 гектар мәйданда бөртекле җирләр эшкәртелә. Бу гомуми чәчүлек җирләренең 94% тәшкил итә.

 

1933 елда район территориясендә 7969 баш эре терлек (773е колхозларда), 7816 сарык һәм кәҗә (1834 е колхозларда), 1268 дуңгыз (659 ы колхозныкы), 4309 ат (3621 е колхозныкы) исәпләнә. 27 колхоз бөртекле культуралар үстерү, сөт-май  җитештерү юнәлешендә, тугызы бөртекле культуралар үстерү һәм сарык үрчетү, дүртесе бөртекле культуралар үстерү һәм кошчылык юнәлешләрендә эш алып баралар. 441 кое һәм 116 чишмә Әлмәт районын су белән тәэмин итә. Район аркылы үтә торган  Бөгелмә-Чистай тракты төп магистраль юл булып тора. Икенче магистраль Сарман районыннан алып Нәдер, Әлмәт авыллары аша уза.

 

1938 елда 45 колхозның тимерче алачыклары, 22 колхозның тегермәне, 5 колхозның май язу җайланмалары, 2 колхозның ярма яргычлары, 4 колхозның икмәк пешерү урыннары,  “Кызыл Клин” колхозының үз кирпеч заводы була.

 

1940 елда районның 36 мәктәбендә 7940 укучы белем ала.

 

Элекке мәчет һәм чиркәү биналары, шул исәптән Әлмәт авылы мәчете дә, сәнгать һәм мәгариф органнарына тапшырыла.

Соңгы яңарту: 2021 елның 31 августы, 10:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International