Әлмәтлеләр "Скорлупино" йомырка фестивалендә катнаша алачак

2017 елның 8 августы, сишәмбе

19 и 20 август көнне Казаннан 40 чакрым арада Татарстан Республикасындагы Питрәч авылының наратлыгында Меша елгасы ярында "Скорлупино" йомырка фестивале - бәйрәм-карнавалы узачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башланачак.

Бәйрәмдә республика һәм бөтенроссия иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләрдән сувенирларны һәм шоколад йомыркаларны ясау буенча мастер-класслар булачак. Татарстан Республикасы аш остаслары ассоциациясе гастрономик мастер-классларда йомырка һәм кош итеннән экзотик ашамлыкларны пешерүдә булган нечкәлекләр белән уртаклашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International