Әлмәттә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы кыңгырау бәйрәме шәһәр паркында дәвам итте. 

– Сез бүген тормышның үзенә имтихан бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына Айрат Хәйруллин. – Бу көн озакка исегездә калыр. Мәгариф учреждениеләре аңа ныклап, җан җылысын кушып әзерләнгән. Укытучылар коллективына, әти-әниләргә дә балаларны олы тормыш сукмагына әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт. Мин бездә иҗади, актив яшьләр булуына шатланам. Әлмәт укучылары төрле бәйгеләрдә җиңү, призлы урыннар яулады. Киләчәктә дә уңышлар сезгә! 

Район башлыгы нәшат укучыларга бүләкләр дә тапшырды. 10 ел элек әлеге урында 2007 елгы чыгарылышларны шулай матур итеп озатканнар. Алар ул чакта 2017 елда мәктәпне тәмамлаучыларга теләкләр язылган капсула калдырган булганнар. Анда язылганнарның барысы да тормышка ашты, диде алар. Быелгы чыгарылышлар да үз чиратында шундый капсула тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International