Әлмәт районының ГХАТ Идарәсе хезмәт ветеранын һөнәри бәйрәм белән котлады

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

17-25 апрель көнне Әлмәт муниципаль районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла.  Акциянең беренче көне "Ветераннар янәшә яши" шигаре астында старт алды.

Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләрен искә алып, акция кысасында безнең төркем ГХАТ ветераны, аның элеккеге урынбасары, бүлек мөдире Миннебикә Нургазиз кызы Сайфуллинада кунакта булып кайтты. Миннебикә ханым –  йомшак холыклы, ярдәмчел, үз эшенә җанын бирергә әзер торучы хезмәткәр.

Миннебика Нургазизовна 1981 елда Әлмәт районы ГХАТ бүлегенә эшләргә килә. Беренче көннән үк  ул яңа эшкә җиң сызганып тотына. "Беренче вакытларда бик кыен булды. Сорарга кеше юк, шуңа барлык актларны ничек төзүне яттан өйрәндем. Тырыштым, җитәкчегә ярарга тырыштым. Ул вакытта  һәр мәсьәлә буенча Казан ГХАТ Идарәсенә шалтыратырга туры килә иде. Анда эшләүче Фирая Миннибаевна мине һәр эшкә өйрәтте. Рәхмәтем аңа чиксез!” - дип искә ала Миннебика ханым.

1992 елда башкарма комитет һәм шәһәр комитеты хакимияте үзгәрешләр кичергәннән соң, ЗАГС бүлекләре дә берләшә. Миннебика Нургазизовна шунда эшкә күчә. Шәһәр һәм бөтен районга нибары 4 хезмәткәр кала. Миннебика ханымны ГХАТ Идарәсендә урынбасар вазыйфасына билгелиләр. Аның алдына эшне яңадан төзү бурычы куела.

ГХАТ Идарәсендә 25 ел өзлексез эш дәверендә Миннебика Нургазизовна үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Аңа ТР президенты, ТР Министрлар кабинетының ЗАГС Идарәсе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы исеменнән күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырыла.

Бүген Миннебика ханым – хуҗабикә, ике ул әнисе, оныклар әбисе – гаилә җылысында куанып яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International