Айрат Хәйруллин: «Шәһәрнең һәрбер ишек алды тәртипкә китереләчәк»

25 гыйнвар 2017 ел., чәршәмбе

Әлмәтнең территориаль – иҗтимагый советларында отчет җыелышлары дәвам итә. Шундый очрашуларның берсе 24 гыйнвар көнне “Әлмәт –Водоканал” акционерлык җәмгыятенең актлар залында узды. ТОС-7 Д ның отчет җыелышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

«Мондый очрашуларның максаты – районның социаль–икътисади үсешенә йомгак ясау, булган проблемаларны урыннарда хәл итү, киләчәккә планнар билгеләү,”– дип ассызыклады район башлыгы.

Теманы дәвам итеп, башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов микрорайонда яшәүчеләргә районда һәм шәһәрдә гамәләгә куелган программалар турында сљйләде.

2016 елда ТОС та башкарылган эшләр буенча “Әлмәт – Водоканал” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Раушан Хафизов чыгыш ясады. Ел дәвамында микрорайонда төрле юнәлешләр буенча 646 мең сумлык эш башкарылган.

Очрашу ахырында район башлыгы залдан килгән сорауларга җаваплар бирде, шәһәрнең һәрбер ишек алды тәртипкә китереләчәк дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования