Әлмәттә Геройлар көнен билгеләп уздылар

2016 елның 9 декабре, җомга

9 декабрь –  Россия Геройлары көне. 2007 елдан башлап бу көнне илебездә  Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Дан ордены, Социалистик Хезмәт Геройлары данлана. Әлмәттә бүген  батырлар хөрмәтенә  Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында бәйрәм чарасы оештырылды.  

 Башка районнар белән чагыштырганда Әлмәт – геройларга бай төбәк. Бездә бүген 8 герой гомер кичерә. Болар – Россия Федерациясе Герое  Александр Анатольевич Супонинский, Социалистик Хезмәт Геройлары  Мәсгут Габдрахман улы Миннекәев, Дамир Мәхмүт улы Нуретдинов, Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин, Галимҗан Мөхәммәтша улы Хаҗиев, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары Хәлимә Хисаметдин кызы Газизова, Нәфис Әбелгата улы Афзалетдинов, Валентина Александровна Дорофеева. Арабыздан вакытыннан алда китүчеләр арасында  бер  Советлар Союзы, өч Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Даны орденының өч дәрәҗәдәге бер кавалеры исәпләнә. Чарага аларның тол калган хатыннары чакырылган иде.

Шәһәр паркында Геройлар аллеясы сузылган. Бу якты дөньяда күркәм эз калдырып, исемнәрен мәңгеләштереп китүчеләр белән беррәттән бүген дә сафта булучыларның да бюстлары урнаштырылган. Арабызда булмаучыларының бюстларына чәчәкләр салынды.

“Ассоль” кафесында барган очрашу кадетларга да, геройларыбызга да бик ошады. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова хезмәт кешесенең беркайчан да югалмавын искәртеп, яшь буынны алар үрнәгендә үсәргә чакырды. Геройлар бүген дә актив, патриотик тәрбия бирүдә, төрле чараларда актив катнашалар. Наҗия Мисбаховна һаман да күркәм эшләрен дәвам итүләре өчен аларга район Советы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International