Әлмәттә мәктәп автобуслары ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды.

Утырышта көн кадагына куелган төп мәсьәләләрнең берсе мәктәп автобусларын мониторинглау һәм диспетчерлаштыру өчен навигация җайланмалары белән җиһазландыруга бәйле булды.  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, мәктәп автобусларын мониторинлау һәм диспетчерлаштыру регламенты әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул килештерелә. Әлеге регламент кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе төзексез навигация системасы белән тәэмин ителгән мәктәп автобуслары хәрәкәтенә юл куйган йөртүчеләрне һәм хезмәткәрләрне җавапка тартуы күздә тотыла, автобуслар штраф-стоянкаларга урнаштырылырга тиеш булачак. Кагыйдә бозучыларны җавапка тартуда катгый позиция генә мәктәп автобусларының күзәтү кырында булуын 100 процент тәэмин итә алачак

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International