Ел башыннан Татарстанда 821, 1 мең кв. м торак сафка бастырылган

2016 елның 14 мае, шимбә

Татарстанда барлык төзелеш һәм ремонт программалары штат режимында алып барыла, дип белдерелде бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз докладында республикада ел башыннан 821, 1 мең кв. м торак кертелгән дип хәбәр итте. Узган елның шушы көнгә күрсәткечләре белән чагыштырганда, үсеш 1,3 процент тәшкил иткән.

Тагын 99 йортның әзерлеге югары дәрәҗәдә. Шул ук вакытта районнарда кайбер объектларда планнан артта калу теркәлгән.

"Подрядчы эшләрне тиешенчә башкара алмый икән, - кичектермичә алыштырыгыз!" - дип шәрехләде тоткарлык белән бәйле вазгыятьне Татарстан Президенты.

Ел башыннан алып социаль ипотека программасы буенча 1803 фатирлы 55 йорт торгызылган, диде Ирек Фәйзуллин. Арендага торак та актив төзелә: 2016 елга 50 мең 100 кв. метр мәйданлы 32 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла.

Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 14 муниципаль районда Бөек Ватан сугышының 52 ветераны фатир алды. Сугышта катнашканнар һәм аларның тол хатыннары өчен билгеләнгән тагын 14 объект төзелә. Сентябрьдә ветераннарның тол калган хатыннары өчен 172 фатир әзер булачак.

Субсидиягә дәгъва белдерүче 77 яшь гаилә исемлеге ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына тапшырылган. Ә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар өчен 311 торак алуга конкурс игълан итте, диде докладчы. Сәүдәләшү 27 майда була, фатирлар әзер.

"Күп балалы гаиләләр программасы буенча бүгенгә 41 сертификат рәсмиләштерелгән", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Тиешле килешүләр төзергә кирәк.

Инвестицион торак та актив төзелә: планлаштырылган 77 күп фатирлы объектның яртыдан күбесе югары дәрәҗәдә әзер.

Шулай ук ел ахырына кадәр 9 мең аз катлы йортны төзеп бетерү ниятләнә, шул исәптән, хосусый торак та. Аларның 3 мең 227 се файдалануга тапшырылган, дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International