Әлмәтнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевкий вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендәге делегация Ютазы районы Урыссу татар гимназиясендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар.

“Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова иницативасы белән уздырылды. Чарада Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәттән Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчеләре, мәгариф бүлегенең милли тәрбия өчен җаваплы хезмәткәрләре, журналистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар катнашты.

Әлеге чараның Урыссу татар гимназиясендә узуы юкка түгел. Бу белем учагы зыялы татар яшьләре тәрбияләү, балаларда тарихыбызга, милли гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам уяту юнәлешендә иң актив эшләүчеләрнең берсе. Төбәкара конференциянең милли рухы татар халык киемнәре кигән егет-кызларның ишек төбеннән үк чәк-чәк белән каршы алулары, фойеда укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә дә ачык чагылды.

Конференцияне Ютазы районы башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны кыскача районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды, милли тәрбия өлкәсендәге проблемаларга тукталды.
 
“Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән конференциянең төп максаты килгән кунакларны якты дөньяда нибары 25 ел гына яшәп, замандашлары күңелендә матур истәлекләр калдырган гүзәл зат – шагыйрә һәм публицист Фатыйма – Фәридә Ваһапова– Нәүрүзова белән таныштыру иде. Аның тормыш юлы, эшчәнлеге турында Сәлимә Шәрәфиева исемендәге “Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү” музее директоры Гөлнара Хәмидуллина сөйләде.

Әлмәтлеләр исеменнән чыгыш ясап, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова нефтьчеләр башкаласының рухи–милли тормышына тукталды. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ильяс Салаховның кайнар сәламнәрен җиткереп, балалар бакчалары, мәктәпләрдә алып барылган тәрбия эшләре, Р.Фәхретдиннең 155 еллыгы уңаеннан яшьләр арасында уздырылган бөтенроссия бәйгесе турында әйтеп узды. Чыгышның иң төп өлеше узган гасырларда башланган фәһемле эшне бүгенге заман шартларына яраклаштырып алып баручы мәгърифәтче хатын –кызларга багышланды.

Әлмәт районы Мәгариф идарәсенең баш белгече Сирена Җиһаншина мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә милли һәм дин тәрбиясе бирү юнәлешендәге кызыклы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, конференциядә катнашучыларга үзенең шигырьләрен укыды. Баулы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан килгән кунаклар да узган гасырда яшәп иҗат иткән татар хатын-кыз зыялылары, үз районнарыннан чыккан мөгаллимнәр турында бәян иттеләр. “Мәхмүт” мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Мәрданшин мәгариф һәм диннең бәйләнешләре турындагы фикерләре белән уртаклашты. Конференцияне йомгаклап Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова Кәрәкәшле авылы мәктәбенә Фатыйма-Фәридә исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге төбәктә яшәп, иҗат иткән мәгърифәтче ханымның исеме чыннан да мәңгеләштерүгә лаек.

Фәрдия ХӘСӘНОВА,
«Альметьевский вестник» газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International