Камал театрында Галиәсгар Камалның трамвайлы “Банкрот” комедиясе тулы залларда узды

8 ноябрь 2013 ел., җомга
1939 елдан башлап исемен татар театрыннан аерып карап булмаган Г.Камалның «Банкрот» пьесасы - милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге

Бүген - данлыклы татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә - традиция буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сезонның төп премьерасы узды. Быел камаллылар баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен аншлаг белән тәкъдим иттеләр. 1939 елдан башлап исемен татар театрыннан аерып карап булмаган Галиәсгар Камалның «Банкрот» пьесасы милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге санала.

Әлеге премьера Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышланган иде. Премьераны Галиәсгар Камалның туганнары һәм Марсель Сәлимҗановның хәләл җефете Гөлнар ханым да тамаша кылды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, бүген премьера башланганчы, һаман исләрдән чыкмый торган хөрмәтле режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера куюның үзләренең бурычы булуын билгеләп үтте. Бүген маэстроның каберен зыярат кылуларын һәм хәтер яңартуларын белдерде.

Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе үзәгендә хәйләкәр Сираҗетдин - сәүдәгәр образы. Җиңел генә баеп китү исәбе белән, ул хәйлә уйлап таба: банктан зур суммада кредитка акча алып яшереп куя да, товар алырга дигән булып, Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.

Әлеге комедия белән танышу мәктәп бусагасыннан ук башлана, ә театр тарихы исә бу пьесаның төрле чорларда төрле куелышларын хәтерли. Төп рольдә төрле елларда театрның күренекле артистлары уйный: Габдулла Кариев, Хәлим Әбҗәлилов, Рәфкать Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев… Совет заманында пьесаның төп асылын тәшкил иткән Сираҗетдинның хәйләсе үзенең беренчел мәгънәсен югалтса, тик бүгенге капитализм үсеп килгән чорда ул кабат яңача яңгыраш ала.

Галиәсгар Камалның 135 еллыгы алдыннан театр әлеге шаулы комедиягә кабат мөрәҗәгать итте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, пьесадагы образларны традицион чишүне кире кагып, әсәрнең асылын Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Рәхимова башкаруындагы төп геройның хатыны Гөлҗамал аша чишә. Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов тудырган «Банкрот» спектакле - тормыштагы хәйлә хакында гына түгел, ә шул чорның рухы, тарихта шаулы дулкын булып күтәрелгән шагыйрьләр һәм сәясәтчеләр, галимнәр һәм рәссамнар, уйлап чыгаручылар, шул исәптән, хәйлә һәм ялган аша уңышка ирешергә омтылучылары белән татарның яңарыш дәвере хакында да. Вакыйгалар XX йөз башында, тарихи үзгәрешләр чорында бара. Бу яңарыш дәвере: төрле уйлап табулар, баш әйләндергеч авантюралар белән кешелекнең башкача бер рухта яши башлаган чоры. Спектакльдәге төп персонаж Сираҗетдин көн дә шулар хакында татарча чыгучы яңа гәзитләрдән укып тора һәм бу хәлләрдән читтә кала алмый.

Бүген тамашачы чын-чынлап XX йөз башы җирлегенә эләкте: шәһәр урамнарында беренче трамвай йөри, очкыч уйлап табыла (ахырдан, бөтен проблемалары хәл ителгәч, Сираҗетдин шул очкычка утырып очып китә), яңа вакытлы матбугат басмалары дөнья күрә… Тирә-якта мондый кискен хәрәкәт башлану - ул чор кешеләре өчен гадәти булмаган күренеш. Дөнья белән алгарыш идарә итә. “Банкрот”тагы һәр деталь шул хакта сөйли. Хәтта спектакльдәге өстәл дә - шул шаулы, ашкынулы дөньядан. Ул гадәти генә, дүрт аякта утырган өстәл була алмый, чөнки ул да - яңарыш һәм туктаусыз хәрәкәт символы. Шуңа да өстәлне сәхнәгә күтәреп түгел, ә тәгәрәтеп чыгаралар.

Бер сүз белән әйткәндә, “Банкрот” киң колачлы сәнгати чишелеше белән тамашачыны җәлеп итте. Премьера өчен театр махсус табигый зурлыктагы трамвай ясаткан. Ул спектакльдә шактый күп эшләрне башкарды. Бер мизгелдә хәтта ул кино күрсәтүче экранга да әверелде. Шулай ук тамашачылар сәхнәдә 70 тәгәрмәч, 5 читлек, 16 урындык һәм 7 квадрат метр зурлыктагы өстәл күрде.

Әлеге премьерадан соң татарга да хәйләкәрлек ят түгел, бай хатыннары исә үз нәфесенә хуҗа була алмый, ә имче-димче, сәдака өмет итеп йөрүче карчыклар шул дәвернең чынбарлыгын чагылдыра дип әйтәсе килә.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования