ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

27 июль көнне  Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге «Тоннель» операциясе уза. Әлеге чара барышында машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен дөрес куллану тикшерелә. 

Әлмәт делегациясе Самар өлкәсендәге хәрби частьтә булды, анда быелгы җәйдә хәрби хезмәткә Әлмәттән 13 егет чакырылды. Шуларның 9ы - «Киләчәк Татарстан көллиятен» тәмамлаучылар. 

Тапшырылган шешә яки банка өчен акча алырга мөмкин. Әлмәттә пластик һәм әлүмин шешәләрне тапшыру өчен автоматлаштырылган пандоматлар барлыкка килде. 

27 июль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +14..+17º, максималь температура көндез +30..+33º. 

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.

10-11 август көннәрендә Әлмәт шәһәр стадионында беренче тапкыр регионара балалар өчен “Метрошка” ишегалды футбол уены фестивале узачак. Теләгән һәрбер кеше уенны бушка карый алачак. Ярышлар 10 август көнне 13.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак. Татарстанда бу турнир беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә уза. Турнирда 20 команда көч сынашачак. Бәйге ике яшь категориясе буенча бүленгән: өлкән (2005 – 2006 елда туганнар) һәм кече (2007 – 2008 елда туганнар).


26 августта Әлмәттә әйдәп баручы Россия спортчылары катнашуы белән «Tour de Tatarstan 2018» велоузышлары буенча ярышлар узачак.

Әлмәттә көндәлек бушлай күнекмәләр дәвам итә. Һәр теләгән кеше кызыклы юнәлешне, уңайлы вакытны сайлый һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә ала. «Яшел Фитнес» проектының яңа форматының төп идеясы - һәр әлмәтле атнага 2-3 тапкыр фитнес белән шөгыльләнә алу һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар тудыру.

11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.

«Нефтяник» хоккей клубында Югары хоккей лигасы - 2018/2019 елларга Ефәк юлы кубогы сезонына билет һәм абонемент программасы расланган. Билетлар, трибуналарлагы урыннарга карап, 4 категориягә бүленгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International