ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәттә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге рәсми рәвештә ачылды һәм эшли. Халыкка бушлай юридик ярдәм професиональ адвокат тарафыннан атнага бер тапкыр сөйләм консультацияләр рәвешендә күрсәтеләчәк.

Чәршәмбе, 26 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә +13..+16º, максималь температура көндез +28..+31º. 

24 июльдә Әлмәт муниципаль районында 2018 елның уңышын урып-җыю вакытына ашлыкны урып-җыю комбайннары, транспорт чаралары һәм ындыр табагы җиһазлары паркын заманча һәм сыйфатлы рәвештә әзерләү максатыннан "Комбайннар парады" бәйгесе узды.

Бәйге эшче белгечлекләрнең һөнәри осталыгы буенча ярышлар программасына керә. Штукатурлар Зарипова проспектында урнашкан төзелеп килә торган күпкатлы йортта ярыштылар. Катнашучыларны дүрт предприятие җибәрде: Әлмәтнең «Арслан» фирмасы һәм Түбдн Каманың «Отделстрой», «Промтехсервис» һәм «СУ-57» предприятиелары. 

Хастаханә өчен 23 миллион сумлык җиһазлар сатып алыначак. Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсе үзенең перинаталь үзәге өчен яңа җиһазлар сатып алачак. Шуның турында мәгълүмат дәүләт сатып алу порталында урнаштырылган.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә Радищева, Ленина, Гагарина, Белоглазова, Тимирязева урамнарына чыгу юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  

"Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы кураторлары әлмәтлеләрдән гаилә архивларыннан иске фотосүрәтләр көтәләр. 

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Үсеп килүче буынның интеллектуаль, иҗади профессиональ потенциалын стимуллаштыру, авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле технологияләрне эшләп чыгару өлкәсенә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү максатыннан 1-2 сентябрьдә «Кванториум» балалар технопаркында Бөтенроссия Агроробофестивален уздыру планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International