ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

27 нче июльдә иртәнге сәгать тугызда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

20 июль көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда кешенең озын гомерлелеге серләренә һәм тормыш потенциалына багышланган ачык конференция узды. Төп кунак Алексей Москалев - биологик фәннәр докторы, профессор һәм Россия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты, «Мәңгелек яшьлек серләре» китабы авторы ни өчен картлык белән көрәшергә мөмкин һәм кирәк икәне турында аңлатты.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.

21 һәм 22 июльдә әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 14.00 сәгатьтә шәһәр пляжы территориясендә узачак Бөтенроссия буяулар фестиваленә чакыралар. Ун сәгать дәвамында иң зур буяулар фестивалендә бию музыкасы, табигый буяулар һәм ак киемнәргә киенгән меңләп кеше, бәхет һәм мәшәкатьсезлек атмосферасы, якты йөзләрдә меңләгән елмаю һәм төрле төсләргә буялган күңелчәкләрнең җылы кочаклары.

20 июль көнне 10.00 сәгатьтә шәһәр паркында инвалидлар һәм инвалид балалар өчен Игелекле Сабантуй узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International