ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елда гомуми белем алу учреждениеларын тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре белән эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ирина Павловская таныштырды.

Район активы белән киңәшмә бүген күңелле вакыйгадан башланды: район башлыгы Айрат Хәйруллин Кичуй авыл җирлеге башлыгы Галина Туманованы туган көне белән котлады. Эшлекле дүшәмбедә Айрат Ринат улы узган атнага нәтиҗәләр ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты катнашуы белән узган нефть саммитында билгеләнгән төп темаларның берсе 2016-2030 елларда социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында Әлмәт муниципаль районының тотрыклы үсеше, яшәү рәвеше сыйфатын һәм кеше капиталы мөһимлелегенең дәрәҗәсен күтәрү икәнен билгеләде. 

Урман янгыннары - елның корылыклы вакытында урманда тарала торган контрольдә тота алмаслык үсемлекләрнең януы. Урман янгыннарының барлыкка килүнең төп сәбәпләре: ут белән саксыз куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, яшен сугу, коры үсемлекләрнең янып китүе.

Иртәгә, 17 июль көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил 4-9 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +16..+19º, максималь температура көндез +26..+29º. 

21 июль көнне Татарстан Республикасы Спас районының борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине буларак рәсми кабул итүенең 1096 еллыгына багышланган мөселманнарның "Изге Болгар җыены" бәйрәме узачак.

Якшәмбе иртәсендә шәһәр паркы мәйданы буш һәм тыныч булды, фитнеста катнашучылар бу вакытта үзләренең эшләре белән шөгыльләнә иделәр, һәм хәтта фестивальне оештыручылар татлы йокладылар һәм беркая да ашыкмадылар. Барысы да спорт фестивале кичкә планлаштырылганга күрә килеп чыкты. Чара гомуми бию күнекмәсеннән башланды, ул барлык катнашучыларны кыздырып җибәрде һәи аларны киләсе йөкләнешләргә әзерләде. 

13 июль көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Әлмәт муниципаль районы Сәламәтлек саклу идарәсе җитәкчесе Вера Головина табиб булырга хыяллана торган мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Ел саен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан дәүләт медицина университетында уку өчен бюджет урыннар бүленеп бирелә.

Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 18 июль көнне 15.00 сәгатьтә Нәҗип Наккашның күргәзмәсенә чакыра. Нәҗип Наккаш (Нәҗип Фәйзрахман улы Исмагилов) - беренчеләрдән булып татар сынлы сәнгатенең күптәннән онытылган борынгы төре - шамаил сәнгатенең гореф-гадәтләрен тергезүче Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1998 ел), татар каллиграфы.

«Мәйданчыклар. Җәйге. Кызу. Синең.» - шундый девиз астында 14 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты яңадан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шатландырды. Мәдәни-күңел ачу чаралары 10 тематик мәйданда уздылар. 

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International