ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль 2018 ел.
сишәмбе

Пенсионерларның комьютерда эшләргә өйрәнүдәге уңышларын барлаган “Интернетка рәхмәт- 2018” IV Бөтенроссия бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады. 

Җәйге сезон дәвам итә һәм күп кенә кешеләр актив рәвештә җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең өр-яңа уңышын сатып ала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе мәктәптә укучылар өчен "Мин киләчәк ветеринария табибы" иҗади бәйгесен игълан итә. 

12 июльдә 15.30 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәт шәһәренең беренче гыйбадәтханәсенең химаячеләре, изге апостоллар Павел һәм Петр көненә багышланган концерт узачак. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен "Рус кыры" I славян сәнгате фестивалендә җиңүче, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы һәм җырлар авторы Анна Сизова чыгыш ясаячак.

11 июль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил 5-10 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр  җил көчәюләр көтелә. Минималь температура төнлә +12..+16º, максималь температура көндез  +23..+26º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования