ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

6 июль көнне  14.00 сәг.  «Әлмәт картиналар галереясы» шәһәр һәм район халкын декоратив-кул иҗаты күргәзмәсенә чакырып кала.(Автор - Камиль Ягудин). 

Пенсия фонды һәм Сбербанк электрон хезмәтләр буенча бердәм проектны эшләп чыгардылар. Бу хезмәттән банк клиентлары куллана алачаклар.  

Хәзер барысы да футбол буенча дөнья чемпионатын карый һәм безнең спортчыларның җиңүләренә куана. Әлмәтлеләрнең дә әлеге спорт рухына кушылып, төрле ярышларда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. 8 июль көнне сәг. 10.00 "Яшел Фитнес" фестиваленә багышлана. Бергәләп спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән файдаланып калу зарур!

 Татарстанда көчле давыл көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 3 июльдә кичен һәм 4 июльдә республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 

11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.

21 июнь көнне Домодедовода  Россия Кубогына  спорт радиопеленгациясе буенча ярышлар узды. Ярышларда 120 спортчы катнашты.  Кубок  Кутузовда үтте.  

30 июнь көнне шәһәр күле территориясендә «Татнефть» яшьләре арасында стритбол буенча ярышлар узды. Командалар 4  бүлекчәгә бүленеп спартакиада зачетында катнаштылар. Татарстаннан барлыгы 31 команда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International