ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, эшсезлек буенча хисапта торучы гражданнарга, юридик зат яки шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве үткәндә, бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр, көндез явымсыз. Минималь температура төнлә  +9..+13º, максималь температура көндез  +21..+24º.

29 июньдә    08.00 - 16.00 сәгать аралыгында Әлмәттә  чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында уза.   Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.

16-17 июнь көнне шәһәр күленең комлыгында пляжу волейболы буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда барлыгы  30 команда   4 номинациядә чыгыш ясады. Әлмәт спортчылары 12 мөмкин булганнан  7 призлы урын яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International