ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 20 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә явым-төшемсез; көндез кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз. 

Татарстан Республика­сында Пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү максатларында пенси­онерга яшәү миниму­мы 2018 елга 8232  сум күләмендә билгеләнде. Пенсиягә социаль өстәмә түләү алу өчен  алдан гари­за язып, кирәкле доку­ментларны тапшырырга кирәк. Пенсия фондының тер­риториаль органы пен­сионерга гомуми матди тәэмин ителеш сумма­сын билгеләгәндә пенси­онерга үзе яшәгән яисә пенсия алган субъект тарафыннан бирелгән түләүләр, акчалата экви­валентлар һәм социаль ярдәм чаралары исәпкә алына.Түбәндәгеләрне искәртү зарур: пенсионер әлеге түләүне туктату өчен сәбәп булучы бар­лык очракларны, шул исәптән эшкә урнашу­ны да, Пенсия фонды­на кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.

17 июнь көнне паркта 22 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе арасында  «Лучший летний букет, лучшая композиция из цветов»  бәйгесе узды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 1 нче урынны 58нче  «Шаян нәнилэр» балалалар бакчасы коллективы яулады. 2 нче урында 4 нче «Дружба», 23 нче  «Малыш» балалар бакчалары, 
 3 нче «Городок чудес», 27нче  «Нәни куллар», 60нчы  «Дружная семейка» балалар бакчалары.

 Россиия үзәгендә яшәүчеләр Ай тотылуын күзәтә алачаклар. Марс һәм Җир  июль төнендә 56 – 58 млн км.аралыкта якынаячаклар.

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Россия көне уңаеннан үткәрелгән чаралар баршында районыбызның яшь волонтерлары “Кызыл канәфер” акциясе кысаларында күкрәккә беркетелә торган канәфер значоклары сатуны оештырдылар.Әлеге акция “агымдагы елның 1 маеннан 22 июньгә кадәр дәвам итә.

«ЮИД-ДОЗОР» шәһәр бәйгесе кысаларында шәһәр яны лагерьлары командалары арасында чара уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул 16 команданы җыйды.

15-17 июньдә Яр Чаллыда спорт радиопеленгациясе буенча  ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. 

14 июньдә шәһәр стадионында «ДЮСШ по футболу»да тәрбияләнүче сигез төркем осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләргә  сертификатлар тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International