ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә «Работа в России» вакансияләр банкы системасында Skillsnet» (https://skillsnet.ru/) эшлекле контактлар челтәре эшли башлады. 

Иртәгә, 19 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә явым-төшемсез, көннең икенче яртысында һәм кичтән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр. 

Клементейкино авылы җирлегенә  Полянка, Новая Чишма, Багряж  авыллары һәм урман хуҗалыгы керә. Аыл җирлеге башлыгы Леонид Языков  үзенең чыгышында авыл җирлеге эшчәнлеге һәм аның планнары белән таныштырды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси хуҗалыклар үсешенә аеруча игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. 

Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгышы тыңланды. Ул ведомствоара комиссия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, халык друңиналары эшчәнлеген яктыртты. Киңәшмә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды. 

"Әлмәт җылылык челтәре" 4 нче котельныен туктату вакыты 19 июньнән алып 3 июльгә кадәр вакыт аралыгына билгеләнгән.

Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Быел да «Нефтьче» Мәдәният сараенда ак халатлыларны зурладылар. Сәламәтлек сагында торучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Бәйрәмдә алдынгы табиб, акушер һәм фельдшерлар, медицина өлкәсендә фидакарь хезмәт куючылар РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, раойн Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде. «Ак чәчәкләр» бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Медицина хезмәткәрләре арасында уздырыла торган спартакиада җиңүчеләрен дә биредә игълан иттеләр. 1 нче урынга һәм күчмә кубокка медсанчасть лаек булды. 2 нче урынны перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе яулады. 3 нче урынны ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм стоматология шифаханәсе бүлеште.

17 июнь көнне Әлмәттә узган фестиваль Бәхет көненә багышланды.  Әлмәтлеләр ак комда фитнес белән шөгыльләнделәр. Чара гомуми зарядкадан башланды, алга таба катнашучылар  функциональ тренинг, бодифлекс һәм  воркаут белән шөгыльләнделәр. 

16 июнь көнне проект кысаларында  мәйданда кавер-группы «Например» (Яр Чаллы) чыгыш ясады. Биредә пианист Алсу  Мавлютова  (Казан) уйнавын тамаша кылырга, аниматорлар һәм ходулистлар белән шаярырга, аквагрим ясарга мөмкин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International