ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Һава торышы начараю сәбәпле 2 июнь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" чарасы барлык 8 мәйданда да уздырылмый.

Гашыйклар парады 3 июнь көнне "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

4 июнь көнне 25 нче мәктәп базасында  «Ачык футбол дәресе»  узачак. Аны  Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе футбол  буенча дөнья чемпионаты -2018 оештыру комиссиясе белән берлектә  уздыра.

Агымдагы елда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 113нче санлы боерыгы нигезендә 28 майдан 1 июньгә кадәр азык әзерләгеч  техниканың һәм азык саклагычларның  2018 елгы сезонга әзерлеге буенча бәйге башланды.

31 май көнне "Алнас" заводы мәйданында сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән булган очрашу "Бердәм Россия" партиясенең "Локомотивы роста" проекты кысаларында узды. Анда предприятие вәкилләрен борчыган сораулар каралды. 

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар,  дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International