ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 31 майда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Минималь температура төнлә +4..+7º, максималь температура көндез +9..+12º.

29 май көнне "Игътибар - балалар!" оператив-кисәтү чарасы кысаларында балалар травматизмын кисәтү, балаларны һәм яшүсмерләрне юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтү максаты белән Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны махсус тотып тора торган җайланмаларсыз йөртүне кисәтү буенча чара оештырылды.  

28 май көнне Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика офтальмология клиник хастаханәсендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль дәүләт бюджет мәгариф югары белем алу учреждениесенең «Офтальмология» кафедрасында Әлмәт перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең баш врачы Лидия Исмагилова 1нче һәм 2нче ел укучы  клиник ординаторлар белән очрашты.

4 июньнән алып 8 июньгә кадәр әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын «Бяки Буки» әдәби фестивалендә катнашырга чакыралар. Чараның программасы: 4 июнь көнне 12.30-13.00 сәгатьтә Әлмәт драма театры артындагы фонтан янында һәм драмтеатр каршындагы мәйданда әкияти персонажлар белән әдәби интерактивлар һәм танылган язучылар/шагыйрьләр белән иҗади очрашулар.

Халыкара Балаларны яклау көне, балаларның җәйге ялы алдыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында (алга таба - Әлмәт территориаль бүлеге) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге 28 майдан алып 11 июньгә кадәр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклары, мәктәп формасы, балалар туклануы өчен продукциянең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук шушы категориядәге товарларга карата булган нормативлы гигиена таләпләре буенча консультацияләр бирү оештырылачак.

«Шәһәрнең мәдәни мохите» кабат күп кызыклы чаралар әзерләде һәм әлмәтлеләрне шимбә кичен 2 июнь көнне Әлмәтнең 9 мәйданында көтеп кала. Чаралар  «Яшьлек» скверында, әдәби ишегалдында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты скверында, Гагарин урамында, «Шәмсенур» паркында, Яшьләр үзәге мәйданында һәм беренче тапкыр «Көнбатыш капкалар» микрорайонында, Мактама шәһәр тибындагы поселогында узачак.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Әлмәт балалар поликлиникасы хезмәткәрләре "Мавыгулар дөньясы" балалар сәнгате үзәге белән бергә 29 май көнне "Бу дөньяны без балаларга бүләк итәбез" акциясен уздырдылар. Үзәкнең хезмәткәрләре мавыктыргыч дәресне оештырдылар, балалар ком белән, су өстендә рәсем ясадылар, аквагримм ясауда катнаштылар.

2 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 1нче Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның эшләре күргәзмәсен ачуга чакыра.

27нче номерлы «Нәни куллар» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социальләштерүгә юнәлтелгән инновацион педагогик технология буенча традицион "Клуб сәгате" узды. Чара барышында балалар бер сәгать дәвамында, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, балалар бакчасы буйлап йөриләр һәм кыңгырау шалтыравы буенча группага кире кайталар.

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кичен яңгыр, урыны белән яшен. Минималь температура төнлә +5..+9º, максималь температура көндез+23º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International