ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

17 нче апрель көнне ата-аналарны искә алу көне уңаеннан, Әлмәт халкын №5 һәм №7 нче зиратларга  ташу башкарылачак. Автобус автовокзалдан 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. 

26 май көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең яңа сезоны ачылачак. Яшел Фитнес - шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә атна саен бушлай спорт чараларын үткәрү ярдәмендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-спорт хәрәкәте.  

Иртәгә,  26 май көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Явым-төшемсез. Минимальная температура төнлә 0..+4º,  туфракта урыны белән -1ºка кадәр кырау, максималь температура көндез +12..+15º.

Бүгенге көндә балалар поликлиникасында балалар табиб тикшерүе уза.  Врач педиатр Эльвира Магдиева,әти-әниләр белән әңгәмә уздыра, яссы табанлылыкның балалар сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйли.  Бу бик җитди сорау. Шуңа күрә дә балаларда әлеге проблеманы иртә ачыклауны күздә тотып, район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән Подоскан аппараты сатып алынды.

28 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Радищева урамы һәм Советская урамы киселешендәге светофор сүндерелеп торачак.  

"Кайнар линия"  28 майда 9.00 сәг.  17.00 сәг кадәр уздырылачак. Сорауларны һәм тәкъдимнәрне 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә мөмкин.

26 май көнне 15.00 сәг. шәһәр паркында  «Шәһәрнең мәдәни мохиты"  проекты старт ала. Биредә 2017 елгы нәтиҗәләр буенча иң актив катнашучыларны бүләкләү була. Биредә интерактив мәйданнар, мастер-класслар һәм сәүдә үзәкләре эшләячәк.

23 май көнне «Дружба» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә «Минем йөрәгемне сакла!». Чараның максаты - юл кагыйдәләре грамоталыгы һәм юл-транспорт вакыйгалары грамоталылыгын арттыру.

Әлмәттә юл катламын ремонтын үткәрү сәбәпле вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International